Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән

Шоферларның берсе һәлак булган.

Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферларның берсе һәлак булган, дип яза  «Татар-информ» агентлыгы.

Аларның әйтүенчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә Түбән Мактамадан Актүбәгә илтә торган автомобиль юлында булган. 14нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче егет каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә кюветка төшеп киткән, җиңел автомобиль әйләнеп капланган.

«Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Хәзер ЮХИДИ инспекторлары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

 

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk