Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда гипермаркет янында иномарка йөртүчесе тугыз машинаны бәрдергән (фото)

Йөртүче үзе юл инспекторларына сөйләгәнчә, ул машинага утырып киткәч аңын югалткан.

Кичә Чаллыда “Хонда” машинасы йөртүчесе гипермаркет парковкасыннан чыкканда тугыз машинаны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария “Лента” гипермаркеты янында булган. 38 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе юл-патруль хезмәте инспекторларына сөйләгәнчә, гипермаркет парковкасыннан чыккан вакытта аңын югалткан. Ир-ат сүзләренчә, автомат күчерү тартмасы куелган “Хонда” машинасы парковка буйлап узгач һәм берничә машинага зыян салгач уянып киткән. Гаепле ир-ат сүзләренчә, аңын югалтуга бүген башына сугулары сәбәп булырга мөмкин.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, авариядән соң “Хонданы” зыян күргән автомобиль хуҗалары уратып алган. Ләкин машина эчендә утырган ир-ат аларның тавышына шундук игътибар итмәгән.

 

“Машина йөртүченең канында тыелган матдәләр булу-булмавын ачыклау өчен тест уздырдык. Тик алкоголь дә, наркотик матдәләр дә табылмады. Гаеплене тикшерү дәвам итәчәк”, - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ хезмәтендә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X