Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Ел казанышы» республика премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр

Быел конкурска якынча 300 гариза килгән.

Казан шәһәренең «Сайдаш» мәдәни үзәгендә 26 мартта, 14.00 сәгатьтә «Ел казанышы — 2023» премиясен тапшыру тантанасы булачак. Әлеге премия Татарстанның иң яхшы һәм алдынгы студентлары өчен булдырылган. Барлыгы 9 коллектив һәм 8 шәхси номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланачагын матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова:

«Премиягә дәгъва итүчеләр арасыннан иң алдынгы студентларны сайлыйбыз. “Ел казанышы” премиясе яшьләргә стимул биреп, ярдәм итү мөмкинлеге. Без Татарстанда һәр яшь кеше үзенең сайланган профессиональ мохитендә мөмкинлекләрен тормышка ашырсын өчен тырышабыз».

Быел конкурска якынча 300 гариза килгән, шуның күп өлеше — республика районнарыннан һәм 120 се генә Казаннан.

«Иң актив мәгариф учреждениесе Әлмәт политехник техникумы булды, алардан 20 гариза килде. Иң популяр номинацияләр — “Елның иҗади шәхесе”, “Ел спортчысы”, “Гран-при” һәм “Ел җәмәгатьчесе”. Номинацияләрдә җиңүчеләр премия партнерларыннан кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак, ә Гран-при иясенә бүләкне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырачак. Премиянең гомуми приз фонды 350 мең сум тәшкил итә», — дип сөйләде ТР Студентлар лигасы" президенты Шамил Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk