Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак
Бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калачак.
Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы датасын искә алалар, дип яза «Татар-информ» МА.
Ил өчен иң фаҗигале көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12.15 сәгатьтә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылырга чакыралар.
Бу минутта бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калачак. Кешеләр башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачак.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев