Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда беренче карны кайчан көтәргә?

Республикада октябрь аенда һава температурасы күпьеллык нормадан дүрт градуска югарырак

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстан мәгълүмат чараларында таралган, шушы көннәрдә республика территориясендә юеш кар явачак дигән мәгълүматны кире какты.

«Без вазгыятькә анализ ясадык һәм кар Башкортстанда яварга мөмкин дигән фикергә килдек. Татарстанда аның явуы шикле. Температура фоны югары. Республикада атмосфера фронты күзәтелә, шунлыктан көн сүрән», - дип искәртте эксперт.

Аның сүзләренчә, республиканың көнчыгышында гына бераз кар яварга мөмкин, әмма бу шикле. Яуган очракта да, ул бик тиз эреп бетәчәк. Узган елда Казанда кар 3 декабрьдә генә ятты. 2016 елда ноябрь ахыры — декабрь башында гына кар катламы барлыкка килде, диде галим.

Шул ук вакытта синоптиклар дүшәмбе көнне Мәскәүдә абсолют температура рекордын теркәгән. Көндез башкалада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +18-20 градуска кадәр күтәрелгән. Казанда мондый аномаль җылылык күзәтелмәячәк.

Белгеч билгеләп үткәнчә, Татарстанда октябрь аенда һава температурасы күпьеллык нормадан дүрт градуска югарырак. Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, бүгенге көндә һава температурасының уртача тәүлеклек нормасы 5,4 градус тәшкил итәргә тиеш.

Наталья РЫБАКОВА, Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X