Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 42 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 42 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 35 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 10, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Норлат, Балык Бистәсе, Саба районнарында – берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3665 очрагы расланган, 3563 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев