Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер ир урам бәдрәфенә егылып төшкән

Башта бәдрәф чокырына ялгыш ир-атның паспорты төшеп китә. Документын алырга теләгән ир үзе дә шунда "чума"

Татарстанда автовокзалда җәмәгать бәдрәфенә егылып төшкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Вакыйга Кама Аланында булган.

Башта бәдрәф чокырына ялгыш ир-атның паспорты төшеп китә. Документын алырга теләгән ир үзе дә шунда "чума". Шаһитлар урынга коткаручыларны чакыра. Бәлага тарыган паспорт иясен тартып чыгару өчен 15 минут вакыт киткән.

Медиклар ярдәм кирәк булмаган, дип яза tatpressa

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk