Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 7 июльдән бирле беренче тапкыр коронавирустан бер кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада ковид йоктыруның 154 101 очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан чирләүчеләрнең саны арта бара. Мәсәлән, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән 58 кеше авырган. Стопкоронавирус.рф порталындагы мәгълүматлар шуны күрсәтә, дип яза «Татар-информ» МА.

Исегезгә төшерәбез, кичә республикада июль башыннан бирле беренче тапкыр тәүлек эчендә теркәлгән коронавируслы кешеләр саны илледән артып китеп, 53 авыручы теркәлде. Бүген исә рәсми сан тагын да югарырак күтәрелде. Бер үлем очрагы да ачыкланган — вирустан үлем очрагы соңгы тапкыр 7 июльдә теркәлгән булган.

Хастаханәгә дәвалауга салган кешеләр саны 4 августта, киресенчә, алдагы көннән түбәнрәк: кичә 62 очрак теркәлсә, соңгы тәүлектә – 46.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 154 101 кеше коронавирус йоктырган. 140 485 пациент савыккан, узган тәүлек эчендә 17 кеше чирне җиңгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk