Татарстанда +20 градуска кадәр җылытачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда +20 градуска кадәр җылытачак

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.

Иртәгә, 3 октябрьдә, Татарстан территориясендә җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

Урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев