Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстанда 19 декабрьдән һәм Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче янгынга каршы махсус режим кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ» МА.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда I-III класс куркынычындагы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрдан да якындарак куллану тыела.

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чигеннән 30 метр ераклыкта салют аттыру тыела.

Бары тик бенгаль утлары һәм шапылдавыклар гына искәрмә булып тора.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk