Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары атна дәвамында көчле салкыннар булуы турында кисәтә

18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градуска, аязганда 18 градуска кадәр салкын көтелә

Синоптиклар атна дәвамында Татарстанда көчле салкыннар булуы турында кисәтә. Илнең Европа өлешенең күпчелеге көчле антициклон карамагында. Бер өлеше исә республика территориясендә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген төнлә һәм иртәгә иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Иртәгә, 18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.

Чәршәмбе, 19 декабрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 18 градуска, аязганда 24 градуска кадәр салкын көтелә.

Пәнҗешәмбе шулай ук салкын һава торышы саклана. Төнлә 15 - 20 градус (аязганда - 25 градус), көндез 12 - 17 градус салкын булачагы фаразлана.

Җомга, шимбә шулай ук түбән температура сакланачак, урыны белән кар явуы көтелә.

Татар-информ

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X