Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Мәмәширдә яшәүче Габделхәй Кадыйров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ничә яшьтә булуына карамастан, Габделхәй Габделхак улы авыр, көндәлек мәшәкатьләргә бай тормыш юлын яхшы хәтерли. Ул Мәмәширдә туып-үсә. Гомере буе колхозда комбайн иярли. Намуслы хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән Мактаулы исем бирелә.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, тыл ветераны, Мәмәширдә яшәүче Габделхәй Кадыйров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеран әлеге мөһим һәм сөенечле вакыйганы туганнары һәм якыннары янәшәсендә каршылый. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Сергей Димитриев, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар килгән иде.

Ничә яшьтә булуына карамастан, Габделхәй Габделхак улы авыр, көндәлек мәшәкатьләргә бай тормыш юлын яхшы хәтерли. Ул Мәмәширдә туып-үсә. Гомере буе колхозда комбайн иярли. Намуслы хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән Мактаулы исем бирелә.

Алар тормыш иптәше белән 4 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, хәләл җефете узган ел бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә юбиляр балалар һәм оныкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев