Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты һәм Башкортостан башлыгы ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Ике төбәк башлыгы Идел буе федераль округы кубогына раллида бергә фотога төшкән.

Президент Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына узган раллида катнашты һәм беренче урынны алды. Биредә Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар бергәләп фотога төшкән. Бу турыда Радий Хәбиров Инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.
 

фото: www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев