Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты еллык Юлламасында киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип хәбәр итте

Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә, диде Рөстәм Миңнеханов.

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренә караганда, Бөтендөнья татар конгрессының бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.

«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk