Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Башкортстан мөселманнарына вәгазь сөйләде

Вәгазь ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында иде.

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итуенчә, мөфти хәзрәтләре Башкортстан башкаласына шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килгән.

Кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде.

Вәгазь сөйләгәннән соң, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә. «Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту — Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу — мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!» - ди ул.

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын алып барды. Аның белән бергә Башкортстанда яшәүче 400дән артык мөселман гыйбадәт кылды.

фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев