Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды
30 март көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
30 март көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев