Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 438 кандидат катнашачак

Искә төшерәбез, Татарстанның алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак


Татарстан үзәк сайлау комитеты сәяси партияләрдән һәм бермандатлы округлардан күрсәтелгән кандидатларның республика исемлекләрен теркәүне төгәлләде. Сайлауда 7 сәяси партия катнашачак: “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР, “Россия коммунистлары” партиясе, партия РОСТА, “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”. Гомумән алганда, Татарстанның алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда партияләр исемлеге буенча 202 кандидат көч сынашачак. Бердәм республика сайлау округы буенча иң күп кандидатларны “Бердәм Россия” (партия исемлегендә 55 кеше) һәм “Гадел Россия” (46 кандидат) күрсәтте. ЛДПР исемлегендә – 40, КПРФ исемлегендә 30 кандидат. “Россия коммунистлары”  партия исемлегенә - 9 кеше, Роста партиясенә - 12, “Россия пенсионерлары партиясе”нә 10 кеше кергән.

Теркәүдә  дүрт  сайлау   берләшмәләренең гаризасы канәгатьләндерелмәгән. “Родина” партиясе һәм “Изге эшләр, балаларны, хатын-кызларны, ирекне, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарны җәберләүгә каршы партия” теркәү өчен документларны, шул исәптән исемлекне бирү өчен җыелган имзаларны вакытында тапшырмаганнар. Ә “Россия ветераннары партиясе” һәм “Россия гомумхалык союзы” җыелган имзаларның 10 проценты дөрес булмау сәбәпле теркәлә алмаган.

Бермандатлы округларда 236 кандидат теркәлгән, аларның 57се - үз-үзен күрсәтүчеләр.“Бердәм Россия”дән – 41, “Гадел Россия”дән – 42, ЛДПРдан – 43, КПРФтан 46 кандидат теркәлгән. “Россия коммунистлары” бермандатлы сайлау округларында үзләренең 5 кандидатларын, “Яблоко” һәм партия Роста берәр кандидатларын күрсәттеләр.

Татарстанның алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. Сайлауда 100 депутат мандаты бүленәчәк: 50се – партия исемлекләре, 50се бермандатлы сайлау округлары буенча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk