Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазыйфасыннан вакытыннан алда киткән
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазыйфасыннан вакытыннан алда киткән

«Кадерле дуслар! Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», — дип белдерде ул чыгышында.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазыйфасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазыйфасында соңгы сессия утырышын үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», — дип белдерде ул чыгышында.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.

Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ» 


Нет комментариев