Бер ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелгән.
27 июльдә Арча районы «Ватан» ширкәте басуында фаҗига була. Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. 1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә. КамАЗ шоферлары – яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан.

Фаҗига урынында һәлак булган егетне бүген өйләдән соң җир куенына иңдерделәр. Аның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, дип яза Арск-Информ.
Фото: Татар-информ, социаль челтәрләр
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев