Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала.
23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында узачак телевизион марафонында татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» МА.
Марафонның башлап йөрүчесе — Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR-кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Марафон 23 нче февраль, көндезге 10да башланачак.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев