Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.

2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы бүген Ядегәр авыл җирлегендә узды. 

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем катнашты.

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Җыелышта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев районда мошенниклык очракларының артуы турында сөйләде. «Восток» җәмгыяте директоры Алексей Леонтьев хуҗалыктагы күрсәткечләр, башкарылган эшләр белән таныштырды.

Җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин 2024 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

4 авылны берләштергән җирлектә 301 хуҗалык исәпләнә. Барлыгы 1030 кеше яши. 2024 елда 15 кеше үлгән, 13 сабый дөньяга килгән, 3 яшь гаилә төзелгән.

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Җирлектә төп җитештерү тармагы ул — «Восток» җәмгыяте, анда 98 кеше хезмәт куя. Хуҗалыкта барлыты 3114 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1155е — савым сыеры.

«Җирлегебездә кече эшмәкәрлек киң таралган. Крестьян-фермер хуҗалыклары, пластик тәрәзә, ишек ясау цехлары, тәрәзә йөзлекләре ясаучылар, көнкүреш техникаларын ремонтлаучылар һәм автосервислар бар. Алар барысы да җирлек халкын эш белән тәэмин итүдә зур ярдәм. Авыл халкы шулай ук мөгезле эре терлек үстерү: ит, сөт сату белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көнда 536 мөгезле эре терлек асрала, шуның — 295е сыер», — дип сөйләде җирлек башлыгы. 

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Барлык чыгышлардан соң, сорауларга җавап бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләде.

Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев