Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Суд Кукмара районында яшәүче бер кешене алимент буенча 700 мең сумнан артык бурычлары өчен төзәтү эшләренә җибәргән

    52 яшьлек ир бер ел дәвамында алимент түләүдән качып йөргән.

    Суд Кукмара районында яшәүче бер кешене алимент буенча 700 мең сумнан артык бурычлары өчен төзәтү эшләренә җибәргән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

    Кукмара районында яшәүче 52 яшьлек ир балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләүдән качкан. Нәтиҗәдә, бурыч 700 мең сумнан артып киткән.

    Реклама

    Шуңа бәйле рәвештә, ир-атка «Балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

    Суд бурычлы кешегә кеременең биш процентын дәүләт хисабына тотып калу шарты белән ике ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: