Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Созвездие - Йолдызлык»: «Улыбка» - икенче урында, ә «Кукморята»га – махсус бүләк

XX республика фестиваленә йомгак ясалды.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе химаясендә оештырылучы бәйге быел өч юбилей датасы: «Йолдызлык»ка - 20, Бөек Җиңүгә - 75, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде. «Йолдызлык»ның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, фестивальнең сайлап алу турларында 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге барлыгы 70 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан. Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән исә биш ансамбль һәм аерым башкаручылар – барлыгы 140 бала үзенең талантын күрсәтә, 68е фестивальнең финалына үтә.

«“Таҗ”лы вирус белән бәйле рәвештә, фестивальгә әзерлек чорында бераз кыенлыклар туса да, балаларның һәрберсе сәхнәдә бик яхшы чыгыш ясады. Таләпләр һәрвакыттагыча югары: җыр һәм бию буенча башкару техникасына, куелышларның эчтәлегенә аеруча зур игътибар бирелде. “Уникс” концертлар залында узган бәйге финалында Лилия Нурмиева җитәкчелегендәге “Улыбка” вокаль ансамбле икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Бәйрәмдә безнең мәктәпнең чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә Казан музыка көллиятендә белем алучы Илзирә Зарипова да катнашты, һәм ул беренче урынга  чыкты. Илзирә - Лилия Илдусовнаның кул астында музыка серләренә төшенеп, үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән сәхнәгә күтәрелеп, тамашачылар мәхәббәтен яулаган кыз. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз», - ди Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директоры Регина Ваккасова.

Җыр-бию бәйгесенең финалында жюри әгъзаларының күңелен яулаган, «Пирамида» үзәгендә оештырылган концертка чакыру алган

«Кукморята» бию ансамбле исә башкаладан «Дебют өчен» махсус бүләге белән кайтты. Ансамбль оешуга әле бер генә ел булуга карамастан, малайлар һәм кызлар чын артистларча зур сәхнәдә үзләрен күрсәтә ала.

«Ансамбль җитәкчесе – Лилия Вәлиуллина. Казанның мәдәният институтында белем алып, хәзерге вакытта “Сәйдәш” бию ансамблендә эшләүче Рафаэль Мустяков һәм Анастасия Кисловаларның да балаларны әзерләүдә, биюләрне сәхнәгә куюда өлешләре зур булды. Беренче бию авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган, төп басым районның сөт саву буенча республикада иң югары күрсәткечкә ирешүе турында иде. Ә инде “Тачанка” дигән бию сугыш темасын чагылдырды. “Пирамида” сәхнәсендә исә авыл ишегалды тәкъдим ителде. Балаларны бер йодрыкка туплап, сәнгать дөньясына алып керә алган укытучылар Лилия Нурмиева,  Лилия Вәлиуллинага, кызыксынучан, һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы әти-әниләргә рәхмәтебез зур. Тагын шуны да билгеләп узасым килә: инде менә ничә еллар “Йолдызлык” фестивалендә бары тик сәнгать мәктәбе укучылары гына катнаша. Әлеге бәйгегә мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары да кушылсын, алар да активлык күрсәтсен иде. Чөнки районда талантлы балалар бик күп. Аларның сәләтләрен ачарга һәм халык хозурына чыгару өчен тырышырга гына кирәк», - ди сәнгать мәктәбе директоры.

фото: Балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев