Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән

    Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 522 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.

    Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын биш кешенең үлеменә китергән, дип яза «Татар-информ» МА.

    Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 522 очракка җиткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат һәм 1947, 1950, 1952 елларда туган өч хатын-кыз бар.

    Реклама

    фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: