Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә укучыларның уңышлары
Котлыйбыз!
Кукмара сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә укучылар (укытучылары Гүзәл Гатина һәм Гөлнур Исхаковалар) «Voilok – fashion” модалар театрының киез эшләнмәләр коллекциясе белән Казан шәһәрендә узган XVIII Халыкара “Весенние выкрутасы - 2018” балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсында катнаштылар һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Шулай ук әлеге бүлектә шөгыльләнүчеләр дизайнер һәм театр сәнгате буенча Яр Чаллы шәһәрендә узган II Бөтенроссия “Мода территориясе” фестивалендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исемен алдылар.
Гөлнур Исхакова сыйныфында укучылар Казанда узган X Халыкара “Тере чишмә” халык сәнгате фестиваль-конкурсында катнашып, I дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев