Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәхнәдә егылып үлгән җырчының ни сәбәпле вафат булуы билгеле

Җырчының дусты Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллина баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.

Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда - тамашачылар арасында була.
Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, - диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, - дип сөйләде ул.

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев