Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Скандинавия циклоны Татарстанга юеш кар һәм суыклар алып киләчәк

Гидрометеорология үзәге шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңгыр фаразлый.

Киләсе атна башында Татарстан Скандинавия циклоны йогынтысында булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу ялларда, 21 һәм 22 сентябрьдә, синоптиклар шулай ук яңгыр көтелүен хәбәр итә. Төнлә термометр баганасы 0..+6 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.

Дүшәмбе көнне төнге температура 0..+5 булачак, көндезен +4..+9 градус көтелә. Көньяктан төньякка күчәчәк көчле җил көтелә, көчәйгәндә ул секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә салкын һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә температура фоны нибары 0..+3 градус булачак, урыны белән -2 градус була һәм кырау көтелә. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак.

Татар-информ

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk