Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сишәмбе көнне Кукмарада яшәүчеләрнең бер өлеше сусыз калачак

    Үзегезгә җитәрлек су запасы туплап калырга онытмагыз.

    Сишәмбе көнне Кукмарада яшәүчеләрнең бер өлеше сусыз калачак. Бу хакта Кукмара районының «ВодоТехноСервис» оешмасында хәбәр иттеләр.

    «Суүткәргеч линиясен өлешчә күчерү сәбәпле, 28 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Эшчеләр тыкрыгы” водозонасында вакытлыча су булмаячак», - диелә хәбәрдә.

    «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ җитәкчелеге халыкны үзегезгә җитәрлек су запасы туплап калырга онытмагыз, дип кисәтә һәм вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

    Реклама

    * реклама хокукында

    фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: