Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә

Көньяктан төньякка алмашучан көчле җил көтелә

Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бу ял көннәрендә төнлә һава температурасы 0..+6 градус, көндез +12 градуска кадәр булачак.

Көньяктан төньякка алмашучан көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, 24 һәм 25 сентябрьдә салкын һава торышы сакланачак, дип яза "Татар-информ".

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев