Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Синоптик Татарстанда гыйнварның өченче декадасына һава торышы турында сөйләде

Гыйнвар аенда республика буенча уртача айлык температурасы климатик нормадан югары булачак.

Татарстанда гыйнварның өченче декадасында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югары булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сөйләде.

«Гыйнварның өченче декадасының беренче ике көнендә республика буенча уртача тәүлеклек температура нормадан түбән була, тик башка көннәр хисабына компенсация булачак. Тулаем алганда, температура фоны югары була. Уртача температура нормадан 2-3 градуска югары булыр дип көтелә», – диде ул.

Феликс Гоголь мәгълүматлары буенча, гомумән, гыйнвар аенда республика буенча уртача айлык температурасы климатик нормадан югары булачак.

Татарстанда гыйнварның беренче декадасында температура нормадан 7-9 градуска югары булган иде. Икенче декада гадәттәгендән 4-6 градуска җылырак булды.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев