Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шәһәребездә “Балаларга – автоурындык!” дигән чара узды (фото)

Балалар катнашында килеп чыгучы бәла-казаларны кисәтү максатында шәһәребезнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Балаларга – автоурындык!” дигән чара узды

Автотранспортта йөргәндә баланың иминлеге тулысынча шофердан, аның юл йөрү кагыйдәләрен белүеннән һәм саклавыннан тора. 12 яшькә кадәрге балалар автомобильгә бары тик махсус иминлек утыргычы булганда гына утырырга тиеш.
Балалар катнашында килеп чыгучы бәла-казаларны кисәтү максатында шәһәребезнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Балаларга – автоурындык!” дигән чара узды. Аны тәрбияче Гөлия Садыйкова ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Акция барышында транспортын иминлек утыргычы белән җиһазландырмаган хәлдә баласы белән юлга чыккан шоферлар ачыкланды. Кагыйдәне бозган бер кукмаралы 3000 сум штрафка тартылды.
Шоферлар беркайчан да балалар гомере турында онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk