Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә экскурсиядә булдылар

Анда балалар хезмәт базарында аеруча кирәкле һөнәрләр, үз бизнесын ачкан вакытта ярдәм чаралары, халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең төрләре һәм башкалар турында белделәр

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә экскурсия оештырылды. Экскурсияне инспектор Гөлназ Мостафина алып барды. Ул хезмәт базарында аеруча кирәкле һөнәрләр, үз бизнесын ачкан вакытта ярдәм чаралары, халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең төрләре һәм башкалар турында сөйләде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин укучыларга үзенең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Ул хезмәт үсешенең барлык баскычларын узган, теләсә нинди эшкә алынган. Ул укучыларга уңышлар, киләчәктә һөнәр сайлаганда дөрес адым ясауларын теләде.
Шулай ук балалар “һөнәрләр калейдоскобы” видеосюжеты белән таныштылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Экскурсия ахырында балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

Асия Борковских, хезмәт буенча инструктор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk