Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәрелде

Балалар шигырьләр укыдылар, риваятьләр тыңладылар.

Яз җитүгә, кар астыннан шытып, ак-ак умырзаялар уяна. Чит илләрдә бу искиткеч чәчәкләрне бик яраталар, шуңа күрә аларга карата бәйрәм оештырыла. Безнең тромышыбызны матурлатыр өчен чәчәкләр бихисап, әмма умырзая чәчәгенә хөрмәт бик зурдан. Ел саен, 19 нчы апрель көнне күп кенә илләрдә язгы бәйрәм - Умырзая көне билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан, Кукмара шәһәренең “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Умырзая – яз билгесе!” дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, риваятьләр тыңладылар. Табигатьне саклаучылар тарафыннан кешеләргә мөрәҗәгать итеп язылган мәкаләне укыгач, балалар, берләшеп, экологик эмблемалар ясадылар. Ахырдан “Умырзая” дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр. Бу әкият аларны чәчәкләрне өзмичә генә сокланырга өйрәтте.
Аяныч, кешеләр ул чәчәкләргә сокланып кына калмый, өзеп тә ала. Шуңа күрә аларның күп төре Кызыл китапка кертелгән. Аларга юкка чыгу куркынычы яный. Умырзаяларны саклап калу – кешелек дөньясының изге бурычы!

Альбина КӘРИМОВА,
II – коррекция төркем тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев