Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар музыка дөньясына сәяхәт иттеләр

Ачык дәрестә бик күп эш төрләре кулланылды: музыка астында хәрәкәт итү, уен коралларында уйнау, җыр тыңлау һәм балалар җырларын башкару

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Балаларны музыка уен кораллары белән таныштыру” дигән ачык дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес балаларны музыка дөньясына сәяхәт иттерү, уен кораллары һәм аларда уйнау алымнары белән таныштыру, музыка тавышларның төрле нечкәлекләренә төшендерү максатыннан оештырылды.

Ачык дәрестә бик күп эш төрләре кулланылды: музыка астында хәрәкәт итү, уен коралларында уйнау, җыр тыңлау һәм балалар җырларын башкару.

Музыка җитәкчесе кондуктив терапия, Монтессори элементлары, уен терапиясы алымнарын кулланды.
Ачык дәрес балаларга бик ошады. Музыка дөньясы аларны хыялланырга өндәде.

Ленар Баймиев, музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X