Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Язга кунакка” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Мондый чаралар балаларда табигатька карата ярату хисе тәрбияли, аларны әйләнә-тирә мохитне саклап яшәргә өйрәтә

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен логопед Люция Хөсәенова “Язга кунакка” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

Рус шагыйрьләре яз фасылын бик яратканнар hәм аны үз әсәрләрендә сурәтләгәннәр. А.С. Пушкин, Ф.И. Тютчев, С.А. Есенин, А.Н.Плещеев, Н.А.Некрасов кебек шагыйрьләрнең иҗатларында бу аеруча сизелә. Шигьри сөйләм безнең аралашу сөйләменнән бик нык аерыла. Ул төрле образларга бай; матур фонетик яктан үзенчәлекле; җыр сыман җайлы үзләштерелә. 
Дөрестән дә, балалар бу үзенчәлекләрне сизә, интуитив рәвештә шундый әсәрләргә тартыла. Ә шигырьләрнең төгәл, ачык, җиңел истә калучан рифмалы булулары – авырлыксыз гына аларны ятларга булыша. Балаларның истә калдыру сәләтләре үсә; сөйләм телләре баетыла. 

Мондый чаралар балаларда табигатька карата ярату хисе тәрбияли, аларны әйләнә-тирә мохитне саклап яшәргә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk