Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сергей Димитриев Кукмара районы халкын физкультурачылар көне белән котлады

    Кукмара районы башлыгы «югарырак, көчлерәк, тизрәк» шигаре белән һәрвакыт алга баруыгызны телим, диде.

    Кукмара районы башлыгы район халкын физкультурачылар көне белән котлады. Котлау сүзләрен ул үзенең Инстаграм битендә бастырды.

    «Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт сөючеләр! Спорт эш яки мавыгу гына булмыйча, ә тормыш мәгънәсенә әверелгән һәркемне бәйрәм белән котлыйм. Сезнең һәрвакыт "югарырак, көчлерәк, тизрәк" шигаре белән ышанычлы алга баруыгызны телим. Бу өч сүз яңа алгарышлар, җиңүләр һәм казанышлар өчен этәргеч булсын», - диелә котлауда.

    Шулай ук Сергей Димитриев район халкына сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс чыдамлык, күтәренке кәеф һәм көчле рух теләде.

    фото: www.instagram.com/sergeidimitriev/
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: