Сазтамакта җәй дәвам итә
«Татарстанда җәй» проекты буенча авыл җыены үтте.
Районыбызда «Татарстанда җәй» (Лето в Татарстане) проекты дәвам итә. Шәһәр урамнарында, авылларда шушы уңайдан бәйрәм чаралары оештырыла. Сазтамак авылында да мизгелләре матур истәлек булып күңелләрдә сакланырлык кичке бәйрәм үтте.
«Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдыннан, Сазтамак халкына һәм якташларыбызга бер бәйрәм булсын әле дип, әлеге чараны оештырдык. Быел үзара салым акчасына 2 миллион 700 мең сумга якын эш эшләргә тотындык, күп өлешен инде тәмамладык. Байлангар авылы урамнарына вак таш җәю, Сазтамакта спорт мәйданчыгын кулланышка тапшыру, Нормабаштагы су башняларын ремонтлап бетерү кебек эшләр планлаштырылган иде. Барыбыз да бердәм булып, кулга-кул тотынып, киңәшләшеп башкарылганда гына эшләребез, тормышыбыз алга барыр», — ди Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин.
Аннан соң ул Сазтамак авылы зиратын тәртипләп торуда үз өлешен керткән өчен Рафыйк Сабировка, җирлектә үтә торган чараларда актив катнашканы өчен Закирә Шәйхетдиновага, Сазтамак авылы буенча йорт яны участогын тәртиптә тоту һәм чәчәк үстерү буенча «Иң үрнәк хуҗалык» исемен алган Нурзидә һәм Фәнис Вәлиуллиннарга җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге чарага килгән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Нияз Ризванов Сазмамак авылы һәм җирлек халкын, кунакларны якынлашып килүче Республика көне белән тәбрикләп үтте.
«Республикабызның кайсы гына почмагына барсаң да, безне „сөтле“ район дип беләләр. Әйе, бездә сөт тә бар, башка тармаклар да уңышлы эшли. Төзелеш буенча бүгенге көндә 40тан артык программа реализацияләнә. Халкыбыз да тик тормый, һәр төбәктә, һәр җирдә төзелеш бара. Бу инде халкыбызның мул тормышта яшәвен күрсәтә», — диде ул.
Авыл җыены җирлекнең «Бәллүр» бию төркеме татар халык биюе белән башланып киткән иде. Аларның чыгышын район һәм авыл үзешчәннәре дәвам итте. Халык бу кичтә матур һәм рәхәт итеп күңел ачты.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев