Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә, аның чираттагысы Сәрдекбаш авыл җирлегендә үтте.

Әлеге җирлеккә керүче 7 авылда 1290 кеше яши, 362 хуҗалык тәрәзәсендә кичләрен утлар яна. Хезмәт яшендәге 551 кешенең 69ы —бюджет системасында, 105е — Вахит хуҗалыгында хезмәт куя, 55 кеше читкә китеп эшли. 16 кеше үз тормышын эшмәкәрлеккә багышлаган. Җирлектә 3 тыл ветераны яши. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 587 баш мөгезле эре терлек булуы да халыкның эшчән һәм тырыш булуын күрсәтә. Биредә яшәүчеләр бәрәңге, суган һәм башка төрле яшелчә үстерә, ит җитештерә, сөт сата. 

11 ел эчендә үзара салым акчасы 8 миллион 255 мең 300 сум җыелып, дәүләттән барлыгы 35 миллион 423 мең 500 сум артып кайткан. Бу суммага юлларга таш җәелгән, Уразай авылы асфальтле булган, Тырышка тротуар ясалган, җирлеккә яңа янгын сүндерү машинасы алынган. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

2024 елда башкарылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбив үз чыгышында бик тәфсилләп сөйләп узды. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина кыскача таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Җыенга килүчеләр шулай ук район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Кукмара янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев, җирлекнең участок уполномоченные вазыйфасын башкаручы Нургаян Гомәровларның чыгышларын да игътибар белән һәм кызыксынып тыңлады. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Чыгышлар тәмамлангач җирлекнең бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Ә биредә озак еллар янгын сүндерү машинасында эшләгән Фәнзил Кадыйровка Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә халык җыены узды

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев