Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән

Ачыкланганча, фатирда 13, 11 һәм бер яшь тә өч айлык малай үзләре генә калган

Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан.

Ачыкланганча, фатирда 13, 11 һәм бер яшь тә өч айлык малай үзләре генә калган. Кечкенәсе үрмәләп тәрәзә төбенә менгән һәм ачык тәрәзәдәге москит челтәргә таянган. Ир бала кибет козырегына егылып төшкән.

3нче коткару часте хезмәткәрләре баскыч куеп, сабыйны түбәдән алган. Табиблар баланы республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk