Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды

«Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана», - дип белдерде Президент.

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз. Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе Ватан өчен көрәштә һәлак була. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Җиңүчеләргә карата тирән ихтирамымны белдерәм. Өлкәннәр өчен Җиңү көне - изге бәйрәм, яшьләр күңелендә дә ул шулай кереп калыр дип ышанам. Сугыш уты безнең җирләргә беркайчан килмәсен, ә Җиңү байрагы гел шулай җилфердәп торсын иде!» -  дип теләде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Советлар Союзы Герое, 16 яшендә немецларга каршы сугышкан Борис Кузнецов тантанада онлайн форматта катнашып, бәйрәм белән котлады. 

«Бүген без 75 еллыкны билгеләп үтәбез. Бу тарихи датага бөтен кешелек әзерләнә. Без, сугыш ветераннары, шуның белән бәхетле: фашист гаскәрләрен тар-мар итә алдык. Совет халкы өчен ул еллар кырыс иде. Шулай ук хатын-кызлар да Җиңүгә зур өлеш кертте», - диде ул.

Җиңү көненә багышланган җырны Рөстәм Асаев башкарды. Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Яңа 9,5 метр биеклектәге һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ахырдан «День Победы» җыры башкарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk