Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Халыкка хәбәр җиткерү системалары һәм яшеренү урыннары тулы әзерлеккә китерелергә тиеш

Бу турыда ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин докладын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов бүгенге чынбарлыкта Татарстан халкының иминлеген үз вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк дип белдерде. Аерым алганда, республика территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасы төзек булырга тиеш.

«Хәбәр итү системасы безгә дежур характерга ия кебек тоела. Бүгенге шартлар исә аның бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Рафис Хәбибуллин хәбәр итү системасы объектларын яңарту планнары турында элегрәк сөйләгән иде. Ул ике этапта узарга һәм 2030 елда төгәлләнергә тиеш.

«Күргәнебезчә, кайбер төбәкләр бу проблемалар белән очраша инде. Саклану корылмалары, хәбәр итү системалары тәртиптә булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев