Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.

«Бүген монда Татарстан республикасын тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләрнең берсе. Без президентыбыз Владимир Путин алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез. Әлбәттә, федераль хакимияткә дә зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

«Бүген безнең белән булган һәркемгә ихластан рәхмәт. Татарстан, алга! Бары алга! Бик зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы «Россия» күргәзмә-форум кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителә. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев