Россиядә яшәү минимумы һәм хезмәт хакы 9 процентка артырга мөмкин
Соңгы яңалыклар

Россиядә яшәү минимумы һәм хезмәт хакы 9 процентка артырга мөмкин

Хәзер минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итә, ә яшәү минимумы — 12 654 сум.

Россиядә яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын 9-10 процентка арттыру мөмкинлеге турында фикер алышалар. Бу хакта Дәүләт Думасында чыганакка сылтама белән «Известия» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Хәзер минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итә, ә яшәү минимумы — 12 654 сум. Күрсәткечләр тугыз процентка арткан очракта, алар 15 140 сум һәм 13 793 сум тәшкил итәчәк», - диелә басма материалларында.

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев