Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия Президенты Владимир Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый

Татарстан Республикасы Президенты бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

 Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплады. Татарстанда республика җитәкчесе сайлаулары быелның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Бу хакта Татар-информ» яза.

Владимир Путин: «Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора, бу чынлыкта да шулай. Боларның барысына да республика башлыгы вазифасында сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм».

Дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазифасында эшләгән чорлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлек чорында уңышлар теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәтен ирештерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

фото: kremlin.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk