Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык функцияләрне тиз һәм сыйфатлы үтәячәк

Пенсия һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк: барлык федераль түләүләрне «бер тәрәзә» режимында алырга мөмкин булачак.

Россия Пенсия фондының Кукмара районы клиентларны кабул итү бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды сайтында 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында бүлек ачылды. 

Пенсия һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк: барлык федераль түләүләрне «бер тәрәзә» режимында алырга мөмкин булачак. Берләштерү бүген ике фонд компетенциясендәге барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән элеккеге тәртиптә файдаланырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта Россия Социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминиятләштерүе белән тәэмин ителгән россиялеләрнең категорияләре санын арттырачак. Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар бердәм пособие алачак, иминиятләүчеләр хисапны  яңа форма буенча тапшырачак.

2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фонды гражданнарны  клиент хезмәте күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итәчәк, алар Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтү адреслары буенча урнашачак. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар  клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

Белешмәләр өчен телефон – 074.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев