Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзорда коронавирусның активлыгы кайчан кимиячәген фаразладылар

Хәзерге вакытта 42,7 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 1,1 миллионнан артык пациент вафат булган.

Төрле илләрдә Коронавирус кимендә ел ярым актив булырга мөмкин, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная, дип яза «Татар-информ».

Ул билгеләп үткәнчә, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә даими рәвештә COVID-19 очраклары тиз үсә торган «кайнар нокталар» барлыкка киләчәк.

Элегрәк Пшеничная РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 авыруы белән хәл, мөгаен, февраль–март айларында кискенләшер, күрсәткечләрнең кимүен киләсе елның җәендә генә көтәргә кала.

Коронавирус пандемиясе бөтен илләрне диярлек колачлады. Хәзерге вакытта 42,7 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 1,1 миллионнан артык пациент вафат булган.

Россиядә инфекцияне миллион ярымнан артык кеше йоктырган, шуның 1,15 миллионга якыны сәламәтләнгән, 26 меңнән артык пациент үлгән. Узган тәүлек эчендә 17,3 меңгә якын инфекцияләү очрагы ачыкланган.

Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X