Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республиканың Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарага килде

Кунаклар Манзарас авылы зиратында Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды, Манзарас урта мәктәбенә керде, музей белән танышты.

Бүген Казан шәһәре һәм республика шәһәр-районнарының бер төркем эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмара районына килде. Алар Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды, Герой исемен йөртүче белем йортында булды, музей белән танышты. 

Республиканың Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарага килде

Сабир Әхтәмов тумышы белән Югары Өскебаш авылыннан. Ул 1943 елда сугышка китә һәм гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнаша, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәтә. 1944 елның көзендә якташыбыз хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса.

Гвардиячеләргә Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия җайланмасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Якташыбыз Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Республиканың Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарага килде

Лаеклы ялга киткәч тә, тынгысыз йөрәкле ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнаша, туган ягы Кукмарага еш кайта, мәктәп укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән уртаклаша иде. 

Әгәр исән булса, якташыбызга быел 98 яшь тулган булыр иде. Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек. Сабир Әхтәмовның да якты истәлеге буыннан-буынга күчеп, гасырлар буе яшәр. Бу хакта Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та сөйләде.

«Вакыт табып килгәнегез өчен зур рәхмәт. Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан без Геройның каберенә киләбез, аны искә алабыз. Яшь буын Геройларны, аларның каһарманлыкларын белергә, шул рухта тәрбияләнергә, үз Ватаннарын яратырга тиеш», — диде Рамил Нургалиев. 

Республиканың Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарага килде

Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбе музеенда Геройга аерым бер урын бирелгән. Анда ветеранның батырлыгын тасвирлаган баннер бар, шулай ук шәхси әйберләре (револьверы, кителе, сәгате, радиограммофон һәм башкалар) дә урын алган. 

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Тәлгать Сафин Герой якташыбыз Сабир Әхтәмов белән 2007 елда сугыш ветераннары республика комитетында таныша. 

«Сабир ага ул вакытта Президиум әгъзасы иде. Аның белән озак кына сөйләшеп утырдык, шулай ук бергәләп круизларга бардык, Кукмара районының Манзарас мәктәбенә укучылар белән очрашуга да кайттык. Балаларга үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә һәркем шул чор эченә кереп китә, тәэсирләнеп тыңлый иде. Сабир Әхтәмов партриотизмга зур игътибар бирде. Без дә киләчәкне бүгеннән үк әзерли башларга тиешбез», — диде Тәлгать Сафин.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев