Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республикада коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы теркәлде

Республика хастәханәсеннән өч кеше дәваланып чыккан.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Татарстанда коронавируслы инфекция йоктыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, дип яза «Татар-информ». 

Казанда 18 очрак, Чаллыда ике, Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда берәр очрак теркәлгән. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Төркия һәм Франциядән кайткан, ә 14е элек йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган. Авыруларның дүртесе хастаханәгә озатылган, 19ы өйләрендә дәвалана.

Ике яңа авыручы 18 яшьтән кечерәк. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр җиде, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр биш, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр дүрт, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр өч һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр ике кеше коронавирус йоктырган.

Бүген, коронавирустан дәваланып, республика хастаханәсеннән өч кеше чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев