Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республикабыз быел «Фән» илкүләм проекты кысаларында дүрт федераль проектта катнаша

Татарстанның 25 оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала.

Татарстан Республикасы быел «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында, фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен заманча инфраструктура булдырырга ярдәм иткән дүрт проектта катнаша, дип яза «Татар-информ».

Шулай итеп, Татарстанның 25 оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала.
Шулай ук актив рәвештә махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен оештыру эше алып барыла. Әлеге грант бәйгесендә Татарстанның КФУ һәм КИТТУ-КАИ кебек югары уку йортлары катнаша.

«Фән» илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше булып фәнни-технологик үсешнең өстенлекле өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр булдыру буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр ачу өчен грант бәйгесе тора. Әлеге  программага бирелә торган ике еллык грант бер үзәккә 1,03 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу грантка бөтен ил буенча 60 фәнни үзәк дәгъва иткән иде. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәсе буенча КФУ заявкасы җиңүчеләр унлыгына керде.

Алдынгы фәнни инфраструктураны үстерү буенча федераль проект кысаларында, республика уку йортлары җиһазларны яңартуга юнәлдерелгән грантта да катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, КФУ (211 миллион сумнан артык грант отты) һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге (грант суммасы — 238 миллион сумнан артык) җиңүче булды.

Август аенда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тагын ике оешмага — Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына җиһазларын яңарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2020 елда беренчесе — 43,4, ә икенчесе 16,3 миллион сум алачак.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X