Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз “Төзелештәге казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде

    Казанның мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге” үзкөйләнелүче оешма Ассоциациясе әгъзаларының отчет сайлау җыелышы үтте.

    Биредә шушы тармак алдынгыларын бүләкләү дә булды. Алар арасында безнең районнан “Стройсервис” җәмгыяте директоры Илдар Нургаян улы Фәләхетдинов та бар иде. Аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы, Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Төзелештәге казанышлары өчен” ордены тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: